«Тылсымлы сукмактан космоска»: танып белү уены (6+)

24 мартта Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 15 нче санлы китапханә  кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Тылсымлы сукмактан космоска» дигән танып белү уены уздырды. 

222
666
333
444

Балаларны йолдызчык костюмындагы алып баручы каршы алды, ул апрель аенда Космонавтика көне билгеләп үтелүе, космоска беренче очыш турында сөйләде. Командаларга бүленеп, укучылар виртуаль космоска сәяхәт кылды. Бу биремдә аларга үз космик корабларын җыярга, космосның картасын ясарга, Кояш системасының барлык планеталарында булырга, астероидлар поясы һәм кометалар белән танышырга кирәк булды. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Ә уенны «Звезды для детей» һәм «Звуки планет и звезд» танып белү мультфильмнары дәвам итте. 
Чара «Сез ышанасызмы?» шаян уен-викторинасы белән тәмамланды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: